ЧУАЛАНУ ф. диал. к. чуалу. Әлләни уйлавы бар. Нигә бу гел монда чуалана дип... Т.Миңнуллин. Хатын-кыз белән күп чуалангач, алардан ныграк шикләнә башлыйсың шул. З.Хәким

Чуалана бару Торган саен чуалану. Хатны укыган саен уйларым чуалана барды. Т.Әйди

Чуаланып бетү Бик нык чуалану. Аңа чәчләре чуаланып беткән, күз төпләре шешенгән бер өрәк карап тора иде. Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә