ЧУАЛ II и. диал. Төтен юлы туры булган мич. Бишенче көндә янә моны бай чакырып, аждаһа эчереп кайткан күлне киптереп, күл төбенә ашлык чәчеп, булдырып, урып-сугып, суырып, киптереп, тарттырып, он ясап, чуал салып, квашна ясап, апара изеп, ачы камыр белән ачытып, яхшы йомры итеп әвәләп, шул чуалда пешереп, иртә сәгать сигезгә кадәр байга китерергә кушты. Әкият // Гомумән мич. Айсылу, куркып, чуал өстенә менеп, анасы да тәрәзәләрне томалап, үзе сәке өстенә менеп, сандык артына яшеренде. Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә