ЧӨЮ ф. 1) Югарыга ташлау, югарыга ыргыту. Зәлия, аның саен ярсып, бәрәңгеләрен чөя. А.Гыйләҗев. Тимучин якында гына пыскып азапланган бер кисәүне кулына эләктерде дә аны күккә чөйде. В.Имамов

2) Бик нык куану, шатлануны белдереп, кемне яки нәрсәне дә булса, кулларда тотып, югарыга берничә мәртәбә ыргыту. Малайлар кызарып бүртенгән Габиулланы җиргә утырттылар да, Нигъмәтнең пышылдап биргән боерыгына буйсынып, бабайга ташландылар. Ул карышып өлгергәнче, аны ипләп кенә тотып, бик биек ыргытмыйча һавага чөйделәр. З.Зәйнуллин. Мөхәммәтне батыр итеп күккә чөйделәр. Р.Сибат

3) Көрәштә кемне дә булса күтәреп алып егу. Сине шул хәрәмләвем аркасында баш аша чөйдем. Г.Ибраһимов. [Хәлим:] Сәмигә син инде ник җиде кат бияләй киертмисеңбарыбер чөям мин аны!.. Г.Гобәй

4) сөйл. Һавага ату, җибәрү (ракета тур.). Мансур актыккы ракетасын һавага чөйде. Г.Әпсәләмов

5) Югарырак күтәрү, өскә сузу. Солтанбикә ияген өскә табарак чөйде. В.Имамов. Сәет уйлап та бетерде, үзен-үзе белештермичә, кулларын күккә чөйде. Г.Гыйльманов

Чөеп җибәрү Кисәк чөю. Таҗетдинов, телефонограмма дигәч тә, җитди кыяфәткә керде, чәчләрен тагын бер мәртәбә артка чөеп җибәрде. А.Гыйләҗев

Чөеп йөрү Гел чөю. Беренче секретарьның курчактай киенә торган Светлана исемле кызы гына бездән югарырак, ләкин ул берәү белән дә аралашмый, борын чөеп йөри шунда. А.Тимергалин

Чөя башлау Чөергә тотыну. Башкалар да минут эчендә аның тирәсенә җыелдылар, аны һавага чөя башладылар. А.Алиш

Чөя төшү Бераз чөю; тагы да ныграк чөю. Сәлим хан, үз боерыгыннан канәгать калып, башын чөя төште. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә