ЧӨҢГЕРҮ ф. 1) Атны әйдәп, иреннәрне бөреп, эчкә һава тартып чинау яки сызгыруга охшаш аваз чыгару. Хәсән карт аңа җавап кайтармады, ачу белән кола биясенә чөңгерде – ат Асыл картны узып китте. Х.Хәйруллин. Атлары юаш икән: әйткәнне, чөңгергәнне, сызгырганны тыңламыйча, әллә кая сөйрәп китми. Ш.Маннур 2) диал. Кечкенә баланы, кулда тотып, табигый хаҗәтен үтәргә кыстау Чөңгереп алу Кыска гына вакыт чөңгерү. Мирзаян абзый болай да җитез юырткан атына дилбегә кагып чөңгереп ала. Ф.Абдуллин Чөңгереп кую Кинәт яки бер тапкыр чөңгерү. Газинур чөңгереп куйды. Г.Әпсәләмов |