ЧӨ’НКИ терк. фар. Иярчен сәбәп җөмлә составында килеп, иярчен җөмләне баш җөмләгә терки. Ул, үзенең җиңелчә куркыну тойгысын шулай кичергәннән соң, картын күреп алды булса кирәк, чөнки аның йөзенә кинәт әйтеп бетергесез тирән хәсрәт билгеләре чыкты. А.Расих. Урманда яшәгән, андагы тормышны аңлаган кеше анда саклык белән генә басып йөри, чөнки атлаган саен кемнеңдер өе, йорты җимерелә яисә үләннәр сына. А.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә