ЧӨМЕРҮ ф. сөйл. 1) Суырып эчү; зур-зур йотымнар белән эчү. Бата-калка шактый гына су чөмергән малайны солдат Бәдри коткарды. Н.Гыйматдинова. Чиләктән пошкыра-пошкыра су чөмерүче кара йөзле ир-атны, чуар күлмәкле хатын-кызны, ялангач бала-чаганы күргәч, агарынып киттем. И.Диндаров 2) Сыек ашамлыкны ашау. Шапыр-шопыр аш чөмергән Идрис, күз кырые белән аны күзәтеп: – Кибеттә идән юасыңдыр, Җәмлә? – диде. Н.Гыйматдинова. Мин бу икмәк телемен олы итеп кабам да аш чөмерәм. Г.Гыйльманов 3) Күп һәм талымсыз эчү; исерткеч эчемлекләрне күп эчү. Андый зур савытлар белән Казанда гадәттә сыра чөмерәләр. М.Маликова. Әзмәвердәй ике ир заты бер куак төбендә аракы чөмереп калды. Г.Гыйльманов Чөмерә башлау Чөмерергә тотыну. Шуны гына көткән Чатан, алдына куйган тәлинкәдән, шупыр-шупыр китереп, токмач шулпасы чөмерә башлады. А.Хәсәнов Чөмереп алу Бераз чөмерү. Үзе угылы ясаган чәйне бик тиз генә чөмереп алды. Г.Исхакый Чөмереп бетерү Беткәнче чөмерү. Дафар тын да алмыйча кымызны чөмереп бетерде дә бәләкәй сәкегә сузылып ятты. Р.Батулла Чөмереп кую Бераз чөмерү, бер тапкыр чөмерү. Абрам Ильич чәркәсендәге эчемлекне чәй эчкән кебек шупырдатып чөмереп куйды да Әдиләгә текәлде. З.Хөснияр. [Хәлим] Беренче тәлинкәне шыбырдатып чөмереп куйды, икенчесен сорап алмакчы булды. Г.Гыйльманов Чөмереп тору Даими, еш яки әледән-әле чөмерү; хәзер чөмерү. Ак кар өстенә сузылып ятып чишмәдән су чөмереп тора икән диярсең, борын очы хәтта су читенә тиеп үк тора... Р.Мөхәммәдиев Чөмереп утыру сөйл. к. чөмереп тору. Зыя, мөртәт, телефоннан сөйләшү белән рәттән чәй дә чөмереп утыра иде бугай, трубка аша янә голт-голт иткән тавыш ишетелде. В.Имамов Чөмереп яту сөйл. к. чөмереп тору. [Мияссәр:] Шешә авызыннан гына чөмереп ята. А.Гыйләҗев. Борчу-кайгысын онытырга теләпме, өч көн буе өендә аракы чөмереп ятты да, җанын җылытырлык, күңелен тынычландырырлык юаныч таба алмагач, Нурулла якты дөньядан китәргә карар кылды. Г.Гыйльманов |