ЧӨМӘШҮ ф. диал. к. чүмәшү. Тимучин тирмә эченә узып, түрдә үзе өчен калдырылган иң хөрмәтле урынга чөмәшкән генә иде, ул утырган келәм бер мизгелдә сәер җанланып китте дә, кунак кеше аска – баз эченә чумды. В.Имамов. Авыл өйләренең салам түбәләренә чөмәшкән морҗалардан чыккан төтен күздән югалу белән, ягага китүчеләр авылны гел онытып бетерәләр бугай. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә