ЧӨМӘК и. 1) Мичкә, кисмәк, чәпчәк һ.б.ш.ның агызу тишекләрен томалау өчен тыгып куела торган бөке // Шул тишек үзе. Кызылдан бишек кылдырдым, Алтыннан чөмәк уйдырдым, Көмештән төбәк койдырдым, Уен осталардан уйдырдым, Сырын сырлаучылардан сырдырдым ---. Дастан

2) Тигез өслектән калкып торган чыгынты. Кабинаның алгы тәрәзәсенә ара-тирә генә ябышкалаган ак бәс шунда ук күзгә күренеп үсә башлады, һәм, озак та үтми, анда ялтырап яткан боз чөмәкләре барлыкка килде. Р.Ибраһимов

3) Бүрәнкә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә