ЧӨЛЛИ и. диал. к. чүлли. Пинжәк кесәсеннән чөлли шешәне суырып алган да, Марфа Петровна күрмәгәндә, аракыга чылатып, ипи кисәген ачык тәрәзәдән ишегалдына ыргыткан. М.Галиев. Аның сүзләрен тыңлап та бетермәстән, Гайшә түти сулышы капкандай өйгә теркелдәде, ә дигәнче бер чөлли белән матур тәлинкәгә салынган ике өчпочмак тотып йөгереп тә чыкты һәм аларны гәрәбәдәй юылган баскычның уртасына урнаштырып та куйды. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә