ЧӨКЕ’-ЧӨКЕ иярт. 1. к. чырык-чырык. Тайга чыпчыклары чөке-чөке киләләр, үзара нигәдер сөенешәләр. Ә.Маликов 2. рәв. мәгъ. Ягымлы итеп, чөкердәшеп. Менә хәзер дә аларның тәрәзә янында янәшә басып торган килеш чөке-чөке сөйләшүләре Габделхәйнең күңелен тырнап куйды. Н.Фәттах |