ЧӨКЕРДӘШҮ ф. 1) Артык көчле булмаган төрле-төрле авазлар чыгару (кошлар тур.). Кошлар сайрый, кошлар чөкердәшә, Ни куаныч икән кошларда?.. Г.Зәйнашева. Әнә кошлар чөкердәшә Синең белән минем кебек. И.Киньябулатов

2) күч. Ягымлы һәм йомшак итеп сөйләшү. Барып керсәм, ни күзем белән күрим: Нәфисә, Сибгать, Сибгатьнең анасы, апасы – барысы бергә чөкердәшә-чөкердәшә сәкедә чәй эчеп утыралар. А.Шамов

3) күч. Аңлашу, тату яшәү. – Озак кигән эшләпә башка тап-таман була, дигәндәй, без менә хатын белән чөкердәшеп яшибез, – диде Миңнехан, киң күңелле булырга тырышып. В.Имамов

Чөкердәшә башлау Чөкердәшергә тотыну. Оркыя апа белән Мин Шабай, бик якын кешеләр шикелле, чөкердәшә башладылар. М.Шабаев. Туфан: «Яшь чакта без дә шулай итә идек», – дип, кызлар белән чөкердәшә башлый. Р.Миңнуллин

Чөкердәшә бирү Чөкердәшүен дәвам итү. Ихтыяр, нишләргә дә белмичә, уңайсызланып, Нурисламга карый, ә тегесе күз генә кысып куя да һаман әби белән чөкердәшә бирә. Р.Вәлиев

Чөкердәшеп алу Бераз чөкердәшү. Үзара чөкердәшеп алдылар. Г.Гомәр

Чөкердәшеп тору Гел чөкердәшү; хәзерге вакытта чөкердәшү. Яңа өйдә чөкердәшеп торырга вакыты табылыр: алда әле озын көз, аның артыннан сузылып киләсе ак сакаллы кыш бар. Ф.Хөсни

Чөкердәшеп чыгу Билгеле бер вакыт аралыгында чөкердәшү. Гөлтуташ белән Зифа озын төн буена керфек тә какмыйча чөкердәшеп чыкты. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә