ЧӨЙЛӘ’Ү ф. 1) Чөй ( 1 мәгъ.) кагу, чөй кертү. Баржаны Азов диңгезенең тирән җиренә алып кереп, кингстонын (корабльнең су асты өлешендәге уем капкачы) ачалар, кеше белән тулы трюмны чөйләп биклиләр. М.Юныс 2) күч. Кысрыклау. Суыр көн дә коллыгыңны! Җаныңнан чыгар чөйләп! Р.Фәйзуллин 3) күч. Алдау. Сындыралар, сындырталар, Чөйләп тә көйләп кенә. Э.Шәрифуллина Чөйләп карау Нәрсәнедер белү, сынау максаты белән чөйләү Чөйләп кую Тиз генә яки алдан чөйләү Чөйләп тору Даими чөйләү |