ЧӨЙКӘЛТҮ ф. 1) сөйл. Түнтәрү, аудару. Маһир хыялы белән ул тракторны кире якка борып куйды. Ул гына да түгел, чөйкәлтеп үк җибәрде... М.Шаһимәрдәнов

2) Янтайту, кыйшату. Өстәлне чөйкәлтү

3) гади с. Аракы һ.б.ш.ны эчеп җибәрү, эчеп кую. [Гарифҗан:] Тагын берне чөйкәлтәм дә генерал янына чыгам. А.Гыйләҗев

Чөйкәлтеп җибәрү Кисәк чөйкәлтү. Аның ярдәмендә эчүгә остарып өлгергән Харитон да стаканын бер тында чөйкәлтеп җибәрде. С.Сабиров

Чөйкәлтеп кую Бераз чөйкәлтү, бер тапкыр чөйкәлтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә