ЧӨЙ I и. 1. 1) Берәр нәрсәне ныгыту, томалау яки яру өчен, бер башы очлы яссы агач яисә тимер кисәге. Тәүфикъ яннарында аунап яткан бүрәнә йөзенә балтасын чабып ярык ясаган да чөй каккан. Г.Гыйльманов 2) Күчәр башларындагы махсус тишекләргә тәгәрмәчләр чыкмасын өчен кертеп куела торган үзәк; чәкүшкә. Кадрәк янгарак тайпылды, өне китәрдәй булып, тимер күчәрләрнең көянтәдәй алга бөгелгәнен күрде, киерелгән тәҗе башлары күчәр чөйләрен суырып чыгарды. Ә.Гаффар 3) Кием-салым һ.б.ш. элеп кую өчен кая да булса кагып куелган кадак яки агач таякчык. Айтуганов кулындагы кожанын ишек янындагы чөйгә элеп куя. Т.Гыйззәт. Мин, чемоданымны койка астына куеп, плащымны баш очындагы чөйгә элдем дә каютадан чыктым. Ә.Еники. Стенага каккан озын имән чөйләрдә сары каешлы камыт, иске ыңгырчак һәм бик күптәнге бер ияр эленеп тора. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. Очлаеп торган. Ап-ак чөй сакаллы Хәлиулла бабай һәм аның гомер юлдашы Шәмгөлҗәннан әби башта аптырап калдылар. Ш.Ракипов. Платон Платонович Захарчук Нәҗипнең кафедра мөдире иде. Озын буйлы, чөй сакаллы какча кеше, эре бөртекле кашлары күз читенә таба ишелеп төшкән. А.Гыйләҗев ◊ Чөе бушау Җебү, мәлҗерәү. Чигә чөе бушаган Иннокентий йөрәген тотып сыгылып төште. З.Мәхмүди. Чөй кагу Юмалау, мактап-хурлап эшләтү, алдап күндерү. Председатель үзе дәшми, кирәк җиргә чөй кагып кына җибәрә. Г.Толымбай. Чөй өстенә тукмак Берәр кыенлык, мәшәкать өстенә икенчесе килеп чыгу, өстәлү турында әйтелә; чүп өстенә чүмәлә. Ул һаман чөй өстенә тукмак сугып тора. Г.Толымбай. Чөйне чөй белән чыгару Берәр кыен хәлдән котылу өчен, шуның сәбәбенә охшаш чара табу. «Чөйне чөй белән сугып чыгаралар» дигән мәкаль дә Сабирҗанның бик исендә иде. М.Галәү. Чөйне чөй бәреп чыгара к. чөйне чөй белән чыгару. «Чөйне чөй бәреп чыгара!» дигәндәй, бушап калган урынга Нәзиләбез, Хәзифәбез, Җәмиләбез һәм дә тагын әллә ничәүләр килеп кермәсеннәрме! Ф.Яхин |