ЧӨЕРҮ ф. 1) Ыргыту, югарыга ташлау; чөю

2) Югарыга күтәрү, өскә таба сузу. Ислам борынына үрелә, буе җитми, Ислам башын артка чөерә. А.Гадел. Ә мин бу егет яныннан алай борын чөереп кенә узып китә алмадым. А.Хәсәнов

3) Читкә бору, читкә алу (йөзне һ.б.). [Бала] Судан битен чөерде. Татарстан яшьләре

4) күч. Кайтару, башка якка җибәрү, бору. Колагыма ишетелгән бала тавышы мине фикеремнән чөерде. Г.Исхакый. Күкрәкләрен киереп, Тәннәрдәге пуляларны Көпшәләргә чөереп! Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә