ЧӨЕЛҮ ф. төш. юн. к. чөю. Кинәт күккә ракеталар чөелде. Г.Әпсәләмов. Өскә түбәтәйләр очты, букчалар чөелде. Р.Батулла Чөелә башлау Чөелергә тотыну Чөелеп бетү Тәмам чөелү. Әби патша тарантасы өчен салынган ташлы юлда дүрт сәгать буе дыңгырдаткач, пассажирлар чөелеп бетте. К.Кәримов Чөелеп китү Кинәт кенә чөелү. Мөхәррәмов болай ук чөелеп китәргә уйламаган иде, әмма күңелләргә үтеп кергән уенның тәэсире сәбәбеннәндер, ул да үзенең репертуарын башкарырга кереште. Ф.Яхин Чөелеп тору Чөелгән хәлдә булу. Почык борын гына элеккечә, мине үртәп, өскә чөелеп тора. М.Галиев |