ЧӨГЕНДЕР и. фар. 1) Алабутачалар семьялыгыннан тамыры ашамлык, терлек азыгы һәм аерым төре шикәр җитештерү өчен игелә торган икееллык яшелчә үсемлек. Мәчтүрә минем – уңган хатын. Балалар ишле булгач, ел саен дүрт-биш гектар чөгендер үстереп бирә. Н.Әхмәдиев. Чөгендер йолкып маташкан бу малай кисәге мине кем беләндер бутый иде бугай, якын танышына эндәшкәндәй, яктырып сәлам бирде. А.Әхмәтгалиева

2) Шул үсемлекнең ашамлык яки терлек азыгы итеп кулланыла һәм шикәр ясауга китә торган йомры тамыры. Бәрәңге, чөгендер, кишерне казып алып җилдә киптерделәр, базларга, идән асларына кертеп салдылар. М.Галәү. Хәтәр саллы гына ике капчык кишер, кызыл чөгендер, шалкан белән тулды. В.Имамов

3) сөйл. Шул үсемлек утыртылган җир, бакча. Сәрбиназ шуларны белә, ә мин һаман чөгендер чүбен йолкыйм!.. А.Гыйләҗев. Чөгендер буразнасыннан тәпи атлап киткәнмен, чөгендер арасында телем ачылган. Аманулла

◊ Чөгендер кебек (шикелле) Кып-кызыл булып. Бу сүзләрне тешләрен кысып, ачулангандай әйтергә тырышса да, Миңнисаның бит алмалары егетне күрүгә чиксез шат икәнлеген сатып тора – чөгендер кебек кызарып чыкты. А.Фәләх. Каен яфраклары ябышкан аяклары да, чөгендер шикелле кызарган йөзе дә аның әле генә мунчадан чыкканлыгын кычкырып тора иде. В.Имамов. Чөгендер төяү Кызарып чыгу; оялу (кеше тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә