ЧӨГӘ и. Мәрсинчәләр семьялыгыннан сырты кабырчыклы, кара уылдыклы, төче сулыкларда яши торган кыйммәтле балык; русчасы: стерлядь. Татарстан балыкчыларына, елга, күл буйларында укмашкан әртил, бригадаларга ныклы боерык китте: әгәр ятьмәләргә кырпы, эре чөгә, мәрсиннәр эләгә икән, һәммәсе тимерьюлчылар карамагына тапшырылырга тиеш. А.Гыйләҗев. Ул җәен дисеңме, ул чөгә дисеңме, ул чуртан дисеңме – чуты-хисабы юк иде... Р.Батулла

◊ Чөгә балыгы кебек Ябык; бик ябык кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә