ЧОРСЫЗЛАНУ ф. 1) сөйл. Шаяру, шуклану

2) диал. Көйсезләнү, үзсүзләнү; әдәпсез кылану. Көйсезләнә, чорсызлана, аяк тибеп еларга тотына. М.Әмирханов. – Чорсызланма, кызым, – диде Дәүләтгәрәй абзый Дездемонага. Н.Фәттах

Чорсызланып тору Гел чорсызлану; әле, хәзер чорсызлану. Элеккеге --- Сәгыйдә урынына --- моңаеп, чорсызланып тора торган, ярым җанлы гына бер Сәгыйдә калган иде. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә