ЧОРСЫЗ с. 1. 1) сөйл. Артык шук, артык шаян. Бераз чорсызрак, мактанчыграк, кылтыграк булса да, ул Җәбирне үз итә, якын күрә. Н.Фәттах. Гомергә чорсыз булды шушы Фәгыйлә, исәнлек-саулык сорашмас, теленә килгән беренче сүзен тәгәрәтеп төшерергә ашыгыр. А.Әхмәтгалиева 2) диал. Тәрбиясез, тәртипсез, әдәпсез. Тик менә Кәрим абый салырга ярата, аннары балалары гына чорсызрак: сугышалар, елыйлар, кычкыралар. Н.Фәттах 3) диал. Көйсез. Бригадирның аты чорсыз икән, камыт салдырып киерткәндә баш бирмичә алҗытты. М.Мәһдиев 2. рәв. мәгъ. Көйсез итеп; тәртипсез, әдәпсез рәвештә. – Аның миңа бер зыяны да тими, – дидем мин карчыкка, күңелемнән исә: «Бик чорсыз өйрәткәннәр балаларын», – дип уйлап куйдым. Н.Фәттах. Нишләде ул, я, ник чорсыз кыланды, үзен тыймады! Р.Мулланурова |