ЧОРНА’У II и. 1) Урау, төрү, урап алу күренеше. Фетнәчеләр ягыннан берәрсе очына ут эленгән ук очырса, крепостьны ялкын чорнау куркынычы туа. В.Имамов 2) Чорналган җеп, тукыма һ.б.ш. нәрсәләр кисәге. Күләгә булганга үлән заты үсмәгән кара җирдә бер чорнау юан бау ята иде! А.Тимергалин 3) физ. Чорналган үткәргеч тимерчыбыктан гыйбарәт деталь. Трансформаторның беренчел чорнавы тиз эрүчән саклавыч аша электр челтәренә тоташа |