ЧОРНА’У I ф. 1) Җеп, тукыма, чүпрәк кисәге һ.б.ш.ны нәрсәгә дә булса урау. Муенына калын мамык шарф чорнаган, кыршылган язгы пальтолы, аксыл чәчле бер абзый – язучы икән. М.Мәһдиев. Киләпле буйлык җепләрне тагын йомгакка чорнадылар. Д.Каюмова 2) Берәр нәрсә эченә салып төрү, төргәк, төен итеп ясау. Гамил яңадан шприцны яулыкка чорнап кесәсенә тыккач: «Менә шушы шприц белән Рәкыйп үтерелгән иде, анда хәзер синең бармак эзләрең» [ – диде]. Р.Сәгъди // сөйл. Төреп ясау. Биктимер (тәмәке чорный): Безнең колхозның кайсыдыр бер җирендә елан бар, Галимә. А.Алиш. Бармак юанлыгында итеп махра чорный да, коридорга чыгып, шуны көйрәтә. А.Расих 3) сөйл. Берәр кешене әйләндереп басу, тирәсенә туплану. Тирә-ягымны да тышлары бик артык ялтырамый торган чабаталы адәмнәр – мужиклар чорнар. Г.Ибраһимов // Үзенең эченә алу, әйләнә-тирәдә булу. Моңа әтинең тырышлыгы һәм мине чорнаган мохитнең тәэсире чиксез булды. А.Хәсәнов 4) Бар яктан каплап алу. Ул ни яна шундый шомлы булып, Җирне ялкын-төтен чорнаган? И.Юзеев. Кинәт җирне сыек караңгылык чорный, яшен яшьнәп, күк күкри. М.Кәбиров 5) күч. Нәрсәне яки кемне дә булса берәр төрле халәт, хис биләп алу, күмү. Бер ерактан, бер якыннан мине Сагышларга нигә чорныйсың?.. Л.Шакирҗанова. Бәлки, кирәге дә юктыр инде Үткәннәрне искә алырга. Хатирәләр белән аңны чорнап, Яраларга тозлар салырга. К.Фатыйхова-Бәдретдинова Чорнап алу Тиз генә чорнау; тулысынча, тоташ чорнау. Шул вакытта көтмәгәндә умарта сакчылары – бал кортлары, шпагаларын әзер тотып, аюны чорнап алалар. А.Гадел. Берәр көнне, көтмәгәндә генә килеп чыгып, бөтен урманны чорнап алып, облава ясарлар. А.Хәсәнов Чорнап бетерү Ахырга кадәр чорнау, беткәнче чорнау Чорнап кую Алдан ук чорнау; чорнап калдыру. Иренең ул чорнап куйган мәкерле йомгакны сүтә башламавына аның күңеле кителде. А.Вергазов. Әллә каян гына бау кисәге тартып чыгарды, атлар иясенең кулларын чорнап куйды. В.Имамов Чорнап ташлау Бик тиз арада, аннан-моннан чорнау. --- монитордагы дәү сейфка якынлашканда гына, әллә кайдан зур үрмәкүч килеп чыгып, аның өстенә пәрәвез ыргытты һәм сейфны шуңа чорнап та ташлады. З.Мурсиев Чорнап тору Даими чорнау; әле, хәзер чорнау. Шулай чорнап тора безне җәһаләт, Шулай: «Тырп итмә!» – ди безгә сәфаләт. Г.Тукай Чорнап чыгу Һәрберсен аерым-аерым чорнау Чорный бару Бер-бер артлы чорнау, булган берсен чорнау. Юк бит, юк, берсе артыннан берсе, үзәкне тагы да өзә торганнары чорный барды. Г.Галиева. Безнең язмышларны «язып» алган су. Вакыт чорный барган... Х.Әюп Чорный башлау Чорнарга тотыну. Төргәкләрне икешәр-икешәр итеп, балтырларының ике ягына куеп, аякчу белән чорный башлый. Г.Камал. --- кояштай күз чагылдыргыч алтын чәчле малай, куркуыннан, минекеннән дә озын чыбыркысын беләгенә чорный башлады. К.Кәримов Чорный тору Туктаусыз чорнау; әлегә чорнау. Тизлеген чамасыз арттырган тарих тәгәрмәче көннәрне, атналарны ашыгып-кабаланып йомгакка чорный торды... А.Гыйләҗев |