ЧОРНАЛУ ф. 1) төш. юн. к. чорнау ( 1–3 мәгъ.). Чүпрәккә чорналган, каны саркып торган бурзай йомарланып тын гына ята иде. А.Вергазов. Икесенең дә башлары, куллары бинтка чорналган. Л.Лерон

2) Һәр яктан каплап алу, урау. Кар ява, ява, чорнала, Шәл булып өскә төшә. К.Булатова

Чорнала бару Торган саен күбрәк чорналу. Кош, кискен хәрәкәтләр ясаган саен, ятьмәгә ныграк кына чорнала барачак. Безнең гәҗит

Чорнала башлау Чорналырга тотыну. Караңгылыкка чорнала башлаган озын тар коридорда ник бер бала тавышы ишетелсен. Кызыл таң

Чорналып бетү Тәмам чорналу, бик нык чорналу. Агачлар, куаклар бер-берсенә бездәге эт эчәгесенәме, әллә ниткән үсемлекләр белән уралган, чорналып беткән. Н.Әхмәдиев. Казан үзенең Печән базары, Болагы, Балык базары белән, аннан бигрәк тә эшсез, имансыз, фасикъ яшьләре, баштанаяк мәгънәсез интригалар эчендә чорналып беткән «хадиме милләтләре» белән мине гаҗәп туйдырды. М.Хәсәнов

Чорналып калу Ахырда чорналган булу. Хәтер йомгагына шундый бер сөйләшү чорналып калган. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә