ЧОРМАВЫК и. бот. 1. 1) Аралиячәләр семьялыгыннан берәр нәрсәгә чорналып, үрмәләп үсә торган саргылт яшел чәчәкле мәңгеяшел лиана; русчасы: плющ. Шунда ук тәрәзә араларында ямь-яшел булып үрмәле гөлләр, чормавыклар үсә. М.Хәсәнов. Тереклек тамыры, кытай лимоннигы, ләүзия (марал тамыры), сөйкемле куак (заманиха), чормавык (аралия), дүләнә, кыргый борыч (элеутерококк) матдәләр алмашын көчәйтә, тынычландыра, хәл кертә, кәефне күтәрә. Мәдәни җомга 2) к. кычыткан ефәге 2. с. мәгъ. Чорнала торган; чорналган, ябыша торган. Нуриман юлдашының саташулы-йокылы күзләренә карады, чуалган чормавык бауларын төзәткәләде һәм, бил тиңентен кар ярып, түбәнгә төшүен дәвам итте. Ә.Мушинский |