ЧОР и. 1) Гомуми процессның бер өлеше, узган вакыт аралыгы. Малайлыкның иң тәмле чоры бу. А.Хәсәнов. Ул Атлантида яшәгән чорда Мадейра атаулары Пиреней ярымутравы белән тоташкан булган дип уйлый. А.Тимергалин. Табигатьнең чәчәкләргә күмелгән чоры бу. А.Нәҗми

2) Җәмгыять, халык үсешендәге үзенә генә хас үзенчәлекләре булган, аерым вакыйгаларны үз эченә алган зур гына вакыт аралыгы; дәвер. Бик ихтимал, Казан ханлыгы чорында да атлар белән шунда сату иткәннәрдер. А.Тимергалин. Үзгәртеп корулар чоры башлангач, берара, иҗат методлары белән шөгыльләнү – кирәксез эш, дигән сымак фикерләр яңгырады. А.Әхмәдуллин

3) Үсешнең, эшчәнлекнең бер стадиясе, аерым бер моменты. Бу яктан караганда, соңгы ун ел милләтебез өчен шатлык чоры булды, әдәбиятыбыз өчен бәйрәм булды. А.Тимергалин. Баштагы чорларда миннән көлүчеләр дә, шаяртучылар да күп булды. А.Хәсәнов

4) сөйл. Хәзерге заман, әйтелгән, сөйләнгән моментка туры килгән вакыт. Әсәр бик түбән сыйфатлы һәм чорга җавап бирми. М.Җәлил

5) геол. Системаны тәшкил итә торган утырмаларның барлыкка килгән вакыт аралыгы, эраның бер өлеше; заман. Бу эра үзе генә дә берничә чорга бүленеп, пермь чоры, ташкүмер чоры, девон чоры, силур чоры, кембрий чоры дигән исемнәр белән йөртелә икән. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә