ЧОҢГЫЛ и. 1) Сулыктагы бик тирән чокыр, бик тирән урын. Әледән-әле алда бөтерелеп торган чоңгыллар, су астыннан калкып чыккан ташлар очрый иде. Г.Әпсәләмов. Безнең өлеш янындагы Ажги амбары дигәннәре – тегермән буасында текә ярлы тирән бер чоңгыл гына ул. Г.Бәширов

2) күч. Иге-чиге булмаган, күплеге, кыенлыгы белән куркытып торган нәрсә. Заман проблемалары чоңгылында киләчәккә юл ярган, тормышта күп кыенлыкларны җиңеп үз урыннарын эзләгән яшьләр образларына Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» (1914) драмасы, «Хәят» (1912) повесте һәм «Урталыкта» (1912) романнарында да зур урын бирелә. М.Хәсәнов. --- ниндидер бер хәлиткеч карарга килер алдыннан әнисе менә шулай тере сын сыман катып кала да тирән уй чоңгылына чума. А.Хәлим

3) күч. Кешене үзенә бөтереп, тартып алган нәрсә. Айдар исә ул арада бизнес дигән чоңгылда әйләнә башлый: каяндыр ала, каядыр сата – ничек булса да акча эшләү юлларын таба. Кызыл таң

4) күч. Яшәү өчен авыр шартлар, матди кыенлык, юксыллык. Анда торып, шул чоңгылдан бер генә кешене тартып чыгарсак та олы савап булыр. Безнең гәҗит

5) күч. Рухи түбәнлек, әдәпсезлек

Чоңгылга төшү Юкка чыгу, бетү. Мәмләкәттәге һөнәрчелек белән сәүдәгәрлек чоңгылга төшеп бара. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә