ЧОНТЫК с. диал. 1. 1) Киселгән койрыклы; кыска койрыклы (хайван тур.). Туктале, ул бит мине чонтык эт итеп күрергә теләгән генә, ә күрүен бозау итеп, аның да сараягы итеп күргән була түгелме соң? М.Хуҗин

2) Кулы яисә аягы җитлекмәгән, кыска калган. Сәмәркандта утырган Аягы чонтык Шаһ Тимер Әмир Бырлас син булсаң ---. Дастан. Энем тумыштан ук менә чонтык булып калган. В.Имамов

3) Киселгән; кыска, өтек (берәр әгъза тур.). Аргамагы да гаебен төзәтергә ашыкты: чонтык койрыгын тырпайтты, һөҗүмгә ыргылды. М.Әмирханов

2. и мәгъ. Кулы яисә аягы җитлекмәгән, кыска калган кеше. Ул чонтыкны шул хакта кисәтергә дә онытма. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә