ЧОЛГЫЙ и. диал. к. чылгый. Мыек чолгыйлары матур итеп кыскартылган, чиста кырылган. М.Хәсәнов. Тик беләк мускуллары гына чүлмәк-чүлмәк күпереп ала, чәченең бөдрә чолгыйлары дерелдәп-дерелдәп куйгалый. Ә.Галиев. Барысы да торып, Анифә апа эшкә киткән, Мирза абый көзге алдында кара чолгый мыегын төзәтеп утыра иде. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә