ЧОЛГА’У II и. 1) Кайбер аяк киемнәрен кигәндә аякка урала торган озынрак тыгыз тукыма кисәге; ыштыр. Шуңа бер пар чиккән өстәл эскәтере, дүрт намазлык, аннан соң берничә пар аяк чолгаулары кирәк буласы иде. Г.Камал. Учак янындагы казыкларга эленгән чолгаулар, чабаталар, үкчәләренә кара ямау салынган ак йон оекбашлар парланып торалар. А.Гыйләҗев 2) Берәр нәрсәне уратып торган, киертеп куелган махсус материалдан эшләнгән җайланма. Газ баллонын тоташтыру өчен металл чолгавы булган шланг |