ЧОЛГА’У I ф. 1) Чүпрәк, бау һ.б.ш. нәрсәләр белән чорнау, төрү. Өлкән кызлары, тукыр өчен, буй сару калыбына җеп чолгый. М.Галәү. Заман бае, «эшлекле» бу надан адәм, Чолгау чолгап, алтын башмак кияр иде. Р.Шәрипов // Урау, бәйләү. Яулыкны әле башына каплады, әле муенына чолгады, әле иңенә салды. Ә.Еники. Ә кармак җебенең кыска өлешен бармагына чолгый, һәм... китә шуннан балык тоту! Ә.Мушинский 2) Берәр кемне яки нәрсәне уртага алып тирәли урнашу; әйләндереп, уратып алу. Разведчиклар, связнойны чолгап, сораштыра торган арада, әкертен җил дулкыны әлеге исләрне бирегә үк алып килде. Г.Әпсәләмов. Аңа бара торган аллея иң матур фонарьлар белән яктыртылган, зифа буйлы пальмалар, кипарислар сарайны чолгап, бизәп торалар. А.Гадел // Әйләнә-тирәдә булу, урнашу. Әмма эшкә өйрәнгәнче, адәм баласы үзен чолгаган дөньядан бик күп нәрсәне сеңдереп, үзләштереп өлгерә ---. Казан утлары 3) Камау, чолганышка алу. Шәһәрне икенче кабат Сапожков бандалары чолгады. А.Хәсәнова. Иртәгә аларга өстәмә көчләр килеп кушылса, безне чолгап атып бетерәчәкләр ---. Р.Кадыйров 4) Бар яктан уратып алу. Карасуны дүрт тарафтан да урман чолгаган ---. Н.Гыйматдинова 5) Тулысынча каплап алу, томалау; басу. Сизелмәстән генә артып барган караңгылык бераздан куера, бөтен нәрсәне чолгап, күзнең күрә алачак җирләрен тарайта, кыса килә, ниһаять, тәмам куерып, кара төнгә әйләнә. Г.Ибраһимов. Дөньяны ут чолгады. С.Поварисов. Шул ук вакытта авылдан читтәрәк урнашкан зиратны да су чолгады. З.Хәким 6) күч. Тулысынча үзенә тарту, биләп алу (фикер, хис һ.б.ш. тур.). Күңелем басылган кебек булып тагы яттым, тагы ямьсез фикерләр мине чолгады, тагы егладым, тагы тордым ---. Г.Исхакый. Күкрәкне авыр бер уй чолгый. Һ.Такташ 7) күч. Кемнеңдер янында булу, аралашу, даирәсенә керү. Шул вакытта аны чолгап алган кешеләрдән бик күбесен икешәр генә сүзле җөмләләр белән, бәгъзан көлке вә бәгъзан ачы сурәттә тәгъриф итте. Ф.Әмирхан 8) күч. Җәелү, киң таралыш алу. --- чөнки Җир шарын чолгаган бу чиргә әле дәва табылмаган. А.Гыйләҗев. Битарафлык җәмгыятьне чолгады. Өмет Чолгап алу Бөтенләй, һәр тарафтан чолгау. Мәйданны, күл тирәсен төзү материаллары чолгап алган. А.Алиш. Үзән өстеннән гүя күк качты – һәммә җирне яшькелт-алсу ут чолгап алды. А.Толстой Чолгап бетерү Ахырга кадәр чолгау; бик нык чолгау. Аның ташкыны язмышларны, чолгап бетереп, дәрьяга ташлый. Н.Гыйматдинова Чолгап калу Чолгарга өлгерү. Такталачык җанын Сагыш чолгап кала. Л.Шәех Чолгап кую Чолганган хәлгә китерү. Без аның кияүдәме, юкмы икәнен шуннан беләбез: баш өстенә, чәченә генә булса да, яулыгын чолгап куя. Безнең гәҗит Чолгап тору Әле, хәзер чолгау. Кызыл Армиянең 1919 елгы җәйге омтылышын башлар алдыннан, М.Фрунзе шәхсән аны, Оренбургны чолгап торган дошманның төп көчләрен беркадәр ачыклау кебек четерекле бурычны үтәү өчен, Самарадан озатып калган. Л.Хәмидуллин Чолгый бару Торган саен күбрәк чолгау. Һәр сулышы саен мәхәббәт төтеннәре чыга, тәнен генә түгел, бар дөньялыкны чолгый бара иде. Ф.Яхин Чолгый башлау Чолгарга тотыну. Җир өстеннән бик аз гына караңгылык күтәрелеп, һәммә нәрсәне чолгый башлый. Г.Ибраһимов. Шулчак Сәкинә әбинең кызгану хисләре белән янган күзләрен ачу катыш көнләшү ялкыны чолгый башлады. Безнең гәҗит |