ЧОЛГАНЫШ и. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса чолгап, уратып алган тирәлек, билгеле шартлар. Кушымчаның мәгънәсе дә сүзләр һәм грамматик шәкелләр чолганышында гына ачыла. Р.Абдуллина. Ләкин музыка, кеше авыр хисләр чолганышында булганда, аңарда күтәренкелек, илһам урынына бөтенләй башка хисләр уятырга мөмкин. К.Гыйззәтов

2) Дошман гаскәрләре боҗрасында калу күренеше, камалыш. Ул фронтка китте, чолганышта калды, әсирлеккә эләкте, качты, партизаннар отрядында булды. Г.Әпсәләмов. Чолганыштан чыгарга омтылып, атакага ыргылалар. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә