ЧОКЫ’Р-ЧАКЫР җый. и. 1) Аяк астында, юлда тәгәрмәчләр, яңгыр суы һ.б.ш. тәэсирендә барлыкка килгән эреле-ваклы чокырлар. Язын-көзен дә, яңгырлы җәйләрдә дә авыр йөк машиналары кызыл балчыклы юлны казып, чокыр-чакырга әйләндереп бетерә. Г.Ахунов. Эзләгәннәр: авыл халкы урманның иң ерак, иң аулак шырлыкларын, чокыр-чакырларны, елга-күл тирәләрен айкап чыккан. А.Гыйләҗев 2) Чокырлардан торган, чокырлар белән тигезсезләнеп беткән җир. Тегермәндә, каравыл йортында --- сөйләшәләр: яхшы җирләр эләгер микән, әллә кызыл балчык, чокыр-чакыр бирерләр микән? И.Гази |