ЧОКЫРЧА и. 1) Кечкенә чокыр; эчкә керебрәк, батыбрак торган урын. Аның тирәсендә урнашкан йолдыз чокырчалары исә урындык рәвешендәге Кассиопея йолдызлыгын сурәтлиләр. А.Тимергалин 2) к. чокырлык . Квадрат рәвешендә бераз калкып торган нигез туфрагын һәм уртадагы баз чокырчасын да чүп үләннәр каплап киткән. Р.Низами 3) диал. Майда йөздереп әзерләнгән ит пәрәмәче. Чокырча пешерү |