ЧОКЫРЛЫК и. 1. Чокыр, чокырлы урын. Кырлар белән кырлар тоташалар, Юллар белән юллар үрелә. Сизелмиләр ярлар, чокырлыклар – Бар төш матур, тигез күренә. Ф.Яруллин. Мәһабәт тупыл үсә чокырлыкта, манарадан биек диярсең... Н.Гамбәр 2. с. мәгъ. Чокыр хасил иткән, чокыр булган. Монда инде көпчәкләрнең җыелган яңгыр суларын күңелле генә чапырдатып узуы да, чокырлык җирләрдә арбаның бер яктан икенче якка янтаеп шыгырдап алулары да аермачык булып ишетелә башлады. М.Хәсәнов |