ЧОКЫРЛЫ с. 1) Чокыр(лар)ы булган, чокырланып торган. Күтәрелә кибән, бер чокырлы җире юк, әйләнәсенең бер бүселгән урыны юк. Р.Газиз. Яңгырлы көн иде, авыл башындагы чокырлы юлда машинасы батты. Н.Гыйматдинова

2) Батынкыланып торган. Гадәти кара каш, озын керфек, куе коңгырт күзләр, түгәрәк йөз, калын алсу иреннәр, нәни чокырлы ияк. В.Имамов

3) Эче куыш, тишек (теш тур.). Чокырлы теш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә