ЧОКЫРЛАНУ ф. Батынкы хәлгә килү, чокыр рәвешен алу; чокыр барлыкка килү. Тавыклар менеп актара торгач, җәй буена чокырланган түбә саламына яңаны өстәмичә, кыш чыгарлык түгел. К.Кәримов. Көз түшәгән асфальтлары язга чокырланып, җимерелеп бетә. Маяк Чокырлана башлау Чокырлану билгеләре пәйда булу. Совхоз идарәсенең күп йөрүдән ашалып чокырлана башлаган баскычлары буйлап өске катка менгәндә, Рәфис катлаулы хис кичерде ---. А.Вергазов Чокырланып бетү Бик нык чокырлану. Аның тубы моннан ике ел ярым элек Идел буе ярында, снарядлар шартлаудан чокырланып беткән ком өстендә тора иде. Г.Кутуй. Байтак урамнар чокырланып беткән, аларны әрем, алабута, билчән баскан. В.Имамов Чокырланып калу Берәр нәрсә ахырында чокырлану. Бармак очы белән баскалаган тән тиресе, үз урынына кайтмыйча, чокырланып кала икән, димәк, бу кеше үлем ачлыгына дучар. Г.Гыйльманов. Тик моңа кадәр ерып йөргән авызы салынып төшкән дә, күз төпләре чокырланып калган. Ф.Яхин Чокырланып килү Акрынлап чокырлану. Әрдәнәнең чокырланып килгән бер уентыгында, дөньядан бихәбәр булып, ярты литрлы шешә ята иде. Р.Низамиев Чокырланып китү Кинәт яисә бераз чокырлану. Үзе сүз әйткән саен елмая, елмайган чагында бит урталары чокырланып китә. Г.Әпсәләмов Чокырланып тору Әле, хәзер чокырланган булу; даими чокырланган хәлдә булу. Түбәсендә урта җире азрак баткан, чокырланып тора. К.Насыйри. Буранбай чокырланып торган киң ияген гармун өстенә куеп, башын кыңгыр сала төшеп, кыска, юан бармакларын гармун телләре өстеннән йөгертеп узды. Г.Әпсәләмов |