ЧОКЫРАЮ ф. сөйл. к. чокырлану. Бите тимгел-тимгел кызарган, утлы күзләре чокыраеп тирәнгә баткан ---. А.Гыйләҗев. Хәзер ул чүккән, черегән, бер урыны бүлтәеп калыккан, икенче урыны чокыраеп кергән. Ф.Садриев Чокыраеп калу Берәр нәрсәгә бәйле рәвештә чокырайган торышка килү. Мае бетеп, төпләре чокыраеп калган бу күзләргә әйтеп аңлата алмаслык якынлык һәм үзенә күрә ниндидер бер кыенсыну тулган. Казан утлары Чокыраеп китү Кинәт яисә бераз чокыраю. Кызның буй-сыны бик килешле, көлгәндә чокыраеп китә торган бит алмаларына сандугач ояларлык иде. Р.Газиз. Көлгәндә аның ак тип-тигез тешләре ялтырый, ияк очлары чокыраеп китә – алар абыйсы белән бик охшашлар. З.Кадыйрова Чокыраеп кую Беразга чокыраю. Елмайган чагында аның тигез кара кашлары югары чөелеп, маңгаенда байтак кына сырлар хасил булды, әмма иң хикмәтлесе – ике яңагы да матур булып чокыраеп куйган иде. Э.Касыймов Чокыраеп тору Әле чокыраю; даими чокыраю. Тау түбәсе – ап-ак ташлык, үлән бик сирәк, урта бер җире чокыраеп тора. Ә.Еники. Гөлназ зифа буйлы, озын кара чәчле, елмайганда ике бите чокыраеп тора, шуңа күрә аерата сөйкемле күренә. И.Нәбиуллина Чокыраеп чыгу Кинәт һәм тулысынча чокыраю. Аның күзләре йомылып бетә, җемелдәп, ап-ак тешләре күренә, бит алмалары чокыраеп чыга. Г.Бәширов Чокырая бару Торган саен күбрәк чокыраю. Әхтәм абый белән Габделәхәт кырыйлары капчык киндереннән тегелгән, уртасы чокырая барып тегәрҗептән бәйләнгән озын колга саплы ятьмәне сүттеләр дә чапыр-чопыр суга кереп киттеләр. Т.Нурмөхәммәтов Чокырая төшү Бераз чокыраю. Кибән очындагы чокырая төшкән урынга кереп яшеренергә ашыкты ул. Р.Мөхәммәдиев |