ЧОКЫР и. 1) Җирдә казып ясалган урын. Әле ярый эскерт төбендәге әрлән казыган чокырга аягы батып егылды, эшләпәсе тәгәри барып, сулы чокырга ауды. А.Гыйләҗев. Малай көрәген тагын да ныграк батырып казырга тотынды, чокырны шул якка киңәйтеп төште. А.Тимергалин // Нинди дә булса максатлар өчен (берәр нәрсәне салып саклау һ.б.ш. өчен) махсус казылган урын; баз. Кораблар өчен кайтарылган агачны адмиралтия тирәсендәге чокырда «тозлаганнар». А.Тимергалин. Беләсеңме, идән асты чокыры, еллар дәвамында күмелеп, җир белән тигезләшсә дә, казылмаган каты балчыктан барыбер аерыла икән. А.Гыймадиев 2) Тирә-яктагы коры җир яки су төбе өслегеннән батынкырак булган урын, текә ярлы иңкүлек. Аның үтә торган сукмагыннан өч-дүрт кенә сажин баргач, яр астына төшеп китә торган чокыр – текә яр бар. Г.Ибраһимов. Анда бер кечкенә агач үсеп утыра, ә тирә-якта куаклык, әнә тегендәрәк тирән чокыр башлана. А.Гадел // Яңгырдан соң транспорт, хайваннар изүдән барлыкка килгән вак батынкылык. Тау менгәндә, без арбадан төшәбез, малкайларга авырга килмәсен дип, арттан этәбез, дегетле күчәр башыннан тотып күтәреп, тәгәрмәчне чокырдан чыгарабыз... А.Тимергалин 3) Бомба, артиллерия снаряды, мина шартлаганда җирдә барлыкка килгән киң авызлы тирән батынкы урын. Бөтен җирдә кап-кара снаряд чокырлары җәйрәп тора, күбесенә яшел су тулган. Г.Әпсәләмов. Шәһит киткән яугирләрне тиешле кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләү мөмкинлеге булмаганлыктан, аларны туп ядрәләре ясаган тирән чокырларга рәт-рәт итеп тезеп җирләргә туры килде. З.Мәхмүди 4) Берәр нәрсәнең тигез өслегендә бәрелү, сугылу һ.б.ш.дан соң барлыкка килгән уем, батынкылык. Өрекләр ашалды, чикләвекләрнең истәлеге булып, урындык башларында бәләкәй чокырлар калды. А.Гыйләҗев. Ботканың уртасына, кашык йөзе белән чокыр ясап, май салган, ди. Д.Салихов 5) Кеше тәнендәге, әгъзаларындагы табигый уем, батынкы урын. Хәнәфинең тирән чокырларда утырган күзләре туктаусыз елтыраштылар, ул, борын яфракларын киереп, һава сөзде ---. А.Гыйләҗев. Бит очлары уймак чокыр, чокырлары алсудан, Буянган алсу түгел ул, эчтә кояш балкудан. А.Хәлим. Әнинең инде артыма килеп басканын җилкә чокырым белән сизгән идем, кинәт кенә борылып, аның күкрәгенә сыендым. А.Әхмәтгалиева 6) Тештә бозылып барлыкка килгән тишек. Шуны чәйгә манып, аңкауны ышкыганнар, авыру теш чокырына сарымсак яки киптерелгән ярканат порошогы куйганнар. Ватаным Татарстан 7) махс. Оркестр өчен сәхнә алдында түбәндә, эчкә батырылып ясалган аерым бүлмә. Гафу үтенеп, рәтләр арасыннан кысыла-кысыла, үз урыннарын табып утырганда, пәрдә ачылган һәм сәхнә алдындагы чокырда урнашкан оркестр кереш музыкасын төгәлләп килә иде. Г.Әдһәмова 8) сөйл. Чынаяк. Хәбиб алдына азрак кәбестә, зур чынаяк чокыры куелды. Г.Ибраһимов. Сөтне бик яратам мин. Савып кергәч тә ике чокыр тутырып эчәм. А.Гыйләҗев. Карчык, күтәрелеп, төсен җуйган иреннәрен чокырның читенә тидерде. А.Мансуров 9) күч. Кешеләрнең аралашуын кыенлаштыра торган киртә, арадагы якынлыкны юкка чыгара торган нәрсә. Вә шулай итеп, аңлашу урынына ике арада зур бер аңлашылмау, ике арага бик ямьсез тирән бер чокыр казылды. Г.Исхакый |