ЧОКЫНУ ф. диал. к. чокчыну. Хәйдәр баштагы көннәрдә гел шунда чокынды, эшкә ярардай таза такталарны җилкәсенә күтәреп ихатага ташыды. В.Имамов. Әмма дә хәрефләрдән сүзләр җыя алмыйча шактый озак казынган, чокынган. Ф.Яхин. Алда баручылар кинәт кычкырып җибәрде: ниндидер җәнлек сумкалар янында чокына иде. З.Мурсиев

Чокына башлау Чокынырга тотыну. Тикшерү тәмам дигәннәр иде, әллә инде яңадан чокына башладылармы? З.Мурсиев. Илдар домофон шалтыравына җавап бирми, ә берничә минуттан фатирының ишегендә чокына башлауларын ишетә. Әлмәт таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә