ЧОКЧЫНУ ф. 1) Берәр урында казыну, эзләнү. Авызын ачтырып куеп, әлеге тимер белән тамагына кереп китте, икенче тимер алып колак эчендә чокчынды, танау тишекләрен ихласлап өйрәнде. К.Кара

2) Берәр нәрсәнең бөтен нечкәлекләрен ачыклау, җентекләп тикшерү. Моны ачыклау өчен --- тарихның канлы боткасында казынырга, чокчынырга, тикшерергә, өйрәнергә --- [кирәк]. А.Хәлим

3) Төпченү, гаеп эзләү, бәйләнү, каныгу. --- һәрбер төрле чын хезмәтченең эшеннән әллә ниләр казынып, чокчынып гаеп эзли, яшь буын арасында җәмәгать эшләренә битарафлык фикерен урынлаштыра, хулиганлык тарата. Г.Исхакый. Җитте. Безнең нәселгә үк кереп чокчынма. Л.Лерон

4) күч. Бик акрын эшләү, кыймылдау

Чокчына башлау Чокчынырга тотыну. Теге кеше туп-туры кухня янындагы чүплек башына атлады һәм шунда чокчына башлады. Г.Әпсәләмов

Чокчынып йөрү Озак вакытлар чокчыну. Подъезд төбендәге чүп савытында нидер эзләнеп, чокчынып йөри иде бу бала кисәге. Г.Гыйльманов

Чокчынып килү Әлегә кадәр чокчыну. Мин бу хәреф мәсьәләсе өстендә башыннан бирле чокчынып килгән, уйланып яткан берәү булуым уңае белән, әрепләшү өчен түгел, аңлашу уе белән, бу турыда карашымны әйтеп калырга телим. Г.Алпаров

Чокчынып тору Әле чокчыну. Андый мөдирләр яңгырдан соң котырып үскән чебен гөмбәләре сыман адым саен бит инде, нәрсә кирәк-кирәкмәгәнгә дә чокчынып тора инде бу дип, мыек астыннан гына көлеп утырасыздыр, беләм. Л.Ибраһим-Вәлиди

Чокчынып яту сөйл. к. чокчынып тору. Тюрколог проф. Ашмаринның да чокчынып ятканы күренә. Г.Алпаров. Сез көне буе чокчынып ятканны Гатаулла бармак уйнатып кына башкарып ташлый! Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә