ЧОКЧУ ф. 1) Чоку, казу. Агач кайрысын чокчу 2) күч. Каныгу, бәйләнү. Малайны һаман чокчыйлар ◊ Чокчып чыгару к. чокып чыгару. Кызык та яза, газетага иң кирәкле кешеләрне, вакыйгаларны чокчып чыгара, ялгышмый, буталмый. А.Гыйләҗев Чокчып алу Бераз чокчу. Мөнирнең җай чыккан саен энесен үчекләп, чокчып алырга яратуын Идрис сизенеп тә өлгерде. А.Гыйләҗев Чокчып тору Әле, хәзер чокчу; бертуктаусыз чокчу. Габделнурның ишеткәне бар: солдат-матросларны каты җәберләгән, берөзлексез чокчып торган сержант-старшиналарны, дембельгә бергә эләксәләр, поезддан тотып ыргытулар да булгалаган. Р.Кәрами |