ЧОКУ II и. Металл, таш, агач, пыяла өслеккә махсус кораллар ярдәмендә кисеп, уеп рәсем, язу, бизәк төшерү эше һәм сәнгате; гравировка. [Габидуллиннар нәселе көмешчеләре] Нигездә, кою (литьё), чүкү (чеканка), чоку (гравировка), каралту (чернение), бөтерү (скань) техникаларын кулланып эшләгәннәр, шулай ук эмаль белән дә каплаганнар, инкрустация ясаганнар. Милли-мәдәни мирасыбыз: Нижгар татарлары. Ул линогравюра, агачны чоку, офорт, майлы буяу белән рәсем ясау, акварель куллана. Алабуга нуры |