ЧОКУ I ф. 1) Берәр корал белән агач, сөяк һ.б.ш. өслекләрдә кисеп, уеп тирән эз калдыру; өслектә чокыр барлыкка китерү. Сез Рәхиләгә шундый җиңел, шундый җыйнак агач тагарак чокып биргәнсез. А.Гыйләҗев. [Сафа] Аякларын алга турайтып салып, кесәсеннән тәмәке янчыгы, чия ботагыннан үзе чокып ясаган челем алды. Л.Зөлкарнәй

2) сөйл. Җирне уеп, казып һ.б.ш. юллар белән чокыр ясау. – Мин бик шат, – диде шәһәр малае, туфли очы белән җирне чокып. А.Тимергалин. Чучкалар җир чокыйлар, Ә үрдәкләр, ә казлар Көн дә үлән чукыйлар. Р.Миңнуллин. Фронтовик, чын окопны хәтерләткән, чирәмлекне кеше буе чокып кергән бер уйсу ярны сайлап алды да урнашу ягын кайгырта башлады ---. Г.Гыйльманов

3) сөйл. Күмелеп калган яисә тирәнлектә урнашкан нәрсәне казу, казып чыгару. – Бәрәкәт, алтын чокыйсызмы әллә, бик тырышасыз! дип көлде ул. А.Гыйләҗев. Әти, шахтага төшеп, күмер чокый, әнием күмер озату станциясендә хисапчы булып урнаша. З.Хәким

4) Берәр нәрсәнең эченә керү өчен тишү. Миенә корт чокып кергән диярсең, чигә турында гына нидер безелдәп, чыңлап тора башлады. Г.Гыйльманов

5) Очлы үткен әйбер белән төртеп тишү, төртеп чыгару; кисеп алу. [Сәлимә:] Күзеңне чокып чыгарырмын! А.Гыйләҗев

6) Берәр нәрсәне зарарлы, кирәк булмаган әйберләрдән арындыру; чистарту. Сезнең курстагы атка охшашлы бер таза егет баганага сөялгән дә, борынын чокып, тик карап тора. М.Юныс. Көн саен бер икмәк – фәлән сум, сөт – фәлән сум, сагыз – фәлән тиен, теш чоку чырасы – фәлән тиен... Байрак

7) күч. сөйл. Эзләү, җентекләп өйрәнү, тикшерү. Менә шунысын алу өчен, безнең оешмалар синең нәселеңне җиде бабаңа чаклы чокып тикшерә, кырыкмаса-кырык иләк аша җилкеп чыгара, ди. В.Имамов

◊ Чокып чыгару 1) Онытылган, югалган әйберне әллә кайдан табып чыгару. Әллә нинди иске чабаталар, ертык күлмәк чокып чыгардылар ---. В.Имамов; 2) Үткәндә булганнарны кабат искә төшерү. Теге вакыйганы чокып чыгаралар икән... Бетте баш. Г.Афзал

Чокый башлау Чокырга тотыну. Аларның кайсы түбән карап, кулындагы таягы белән җирне чокый башлады. М.Әмир. Чатлы киртә баганасыннан атлам белән үлчәп, икенче ачыклыкны чокый башладык. А.Гыйләҗев

Чокый бирү Бернигә карамый чоку . Бала әйтерсең юк иде: шым гына бер почмакка утыра да үзалдына ни дә булса чокый бирә, ни ашарга сорамый, ни еламый. З.Кадыйрова

Чокып алу Тиз генә чоку. Әнә Кондызбай юан аяклары белән балчыкны чокып ала да тиз-тиз артка ыргыта. К.Тәхау

Чокып ату Бик тиз чоку; вәхшиләрчә чоку. Шигырь күңел чәчәге генә булса, Рудакиның якты күзләрен караңгылык чокып атмас иде ---. Р.Харис

Чокып бетерү Бик нык чоку, бөтенесен чоку. Дөрес, бу турыда беркем сөйләнми, кайчак беркем белми дә, белсә, һичшиксез, чит ирне кочакка алган хатынның яшәрлеген калдырмаслар, күзләрен үк чокып бетерерләр. Р.Рахман

Чокып кую Алдан ук чоку. Зөбәйдә бар көченә алдан чокып куйган такталарны этеп җибәрде ---. И.Сираҗи

Чокып ташлау Бик тиз генә чоку. Һәм җитез генә икенче кечерәк кыярның да эчен чокып ташлады. Ә.Еники

Чокып тору Даими чоку; әле, хәзер чоку. Гыйльман сөйләшкәндә, Биктимер ачуыннан чалгы сабы белән җирне чокып тора. А.Алиш. Бозны без, аяк таймасын өчен, һәрдаим чокып торабыз. Якты юл

Чокып чыгу Һәммәсен чоку. Бөтен чүп савытын чокып чыкты... Р.Ахунова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә