ЧОЖЛА’У ф. к. чож итү. --- ярты капны исраф иткәч, ут күксел, черек салам учмасына йөгерде, ак пар һәм зәһәр ис таратып чожлады. А.Гыйләҗев. Көндез яуган кар эреп бетә язган, шуңа күрә җебегән карны лыҗырдатып, юеш асфальттан чожлап, гөрләп, машиналар да сирәк үтә. Р.Кәрами

Чожлап тору Әле чожлау. Бәйрәм килгән тагын да: Чөмергән аракысын да, Чожлап торган балын да. А.Галкин. Ипи салган, бәлеше чожлап тора, кер юган, мунча яккан. Туган як

Чожлап утыру к. чожлап тору. Соңарып кына учак тергезделәр, ботаклар чи, утын дымлы иде, учак кабына алмыйча, ачы ис чыгарып шактый чожлап утырды. Я.Зәнкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә