ЧОБАРЛА’У ф. диал. к. чуарлау. Ишектән кергәч тә уң якта ап-ак итеп агартылган зур мич бар, шуның алды чобарлап эшләнгән бик зур һәм яңа чаршау илә бүленгән. Г.Ибраһимов

Чобарлап бетерү Тәмам чобарлау. Бу өй башка өйләргә караганда карсак, буялмаган, шкатурлары кубып беткән, стенасына күмер вә акбур берлән әллә ниләр язып чобарлап бетерелгән ---. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә