ЧОБАРЛАНУ ф. диал. к. чуарлану. Озак яңгырдан, каты сагындырудан соң матур йөзен ачкан, кояшның нурларын киң күкрәгендә иркәләп уйнаткан сыман күренгән тигез, шома Идел өсте төрле төстәге көймәләр белән чобарланды. Г.Ибраһимов Чобарланып бетү Бик нык чобарлану. Кыңгырау тавышына өйдән бер кыз бала атылып чыкты да яңгыр белән юешләнеп беткән атларга, баштанаяк пычранган тарантаска, өсләре, йөзләре балчык белән чобарланып беткән кунакларга карап аптырап калды ---. Г.Ибраһимов |