ЧОБАЛУ ф. диал. к. чуалу. Бераз читтәрәк, бөтен басуны каплап, күбесенә пар ат җигелгән тарантас, арбалар, иярле атлар, алар тирәсендә чобалган ярлы казакъ ирләре күренә. Г.Ибраһимов Чобала башлау Чобалырга тотыну. Расходлар күбәйгәчтен, чобала башлыйдыр хисаплар. Ш.Мөхәммәдев Чобалып бетү Тәмам чобалу. Ләкин Сахибкә ул башка – элеккенең хәрабәсе кебек күренде: чәч, тузып, маңлайга төшкән, күптән таралмый чобалып беткән, йөзе ябыгып караңгыланган, --- ирен, күз төпләре җыерчыкланган... Г.Ибраһимов |