ЧОБА и. гар. Киндер тукымадан тегелгән, эчлеге булмаган кием, җилән. Озын чобасын, селтәп, киң җилкәләренә элде, күлмәк җиңнәрен тотып, киндер җиләненең җиңнәрен беләзегенәчә төшерде, чобасы-җиләне изүен каплады, билбавын кысып ук буды. М.Хуҗин