ЧИЯЛЕК и. 1) Чия куаклары, агачлары үсә торган бакча; чия үсә торган урын. Урманнарда җиләк-җимеш үсә, берничә гектарга җәелгән чиялекләр, карлыган һәм балан, шомырт һәм бөрлегән куаклары каплаган әрәмәлекләр. М.Юныс. Чәчәкләрен койган чиялекнең итәгендә әллә кар ята?! З.Мансуров 2) Чия төс. Химиядән соң ул иреннәренең матур чиялеген югалтты. З.Кадыйрова |