ЧИЯЛӘНҮ I ф. 1) Бәйләнгән бау, җеп чишә алмаслык хәлгә килү, чияли бәйләнү. Җирән биянең чөйлек бавы чияләнгән... Г.Ибраһимов 2) Чуалу, чәбәләнү. Кәҗә генә көяләнгән – Сакалы шул чияләнгән. Н.Әхмәдиев. Безнең Уфа ягындагы кара халык телендә: «Әгәр дә атның чияләнгән ялын берәү тарап куйса, ат иясе ачуланып, бер минут тормый кача, имеш тә, шул көннән игътибарән ат хуҗасының бәхете китә, фәкыйрьләнә», – дигән сүз бар. Б.Мирзанов Чияләнә бару Торган саен чияләнү. Ә бу төен торган саен ныграк тартыла һәм чияләнә бара. Ә.Еники Чияләнеп бетү Бик нык чияләнү. Карады да җилләрдә җилфердәп чияләнеп беткән чәчләрен тарарга тотынды. Ф.Яруллин. Ниһаять, ката табыла, ләкин Хуҗин катаны кия алмый интегә, катаның бавы чияләнеп беткән була. Р.Батулла |